Бүген Чаллыда бер кешенең үлеменә сәбәпче булган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, Renault автомобиле белән идарә иткән 35 яшьлек ир-ат иминлек тизлеген сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм әйләнеп капланган.
Фото: © республика Дәүләт автоинспекциясе
Авариядә имгәнгән йөртүче шунда ук үлгән.
ЮХИДИ белдергәнчә, йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.