Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Новосибирскиның Октябрь революциясе исемендәге Мәдәният йортында Россия халыкларының милли киемнәре өлкә фестиваль-бәйгесе булды. Бу хакта «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
«Халык казанышы» дип аталган фестиваль-бәйгедә 20дән артык коллектив, костюм буенча дизайнерлар, көллият студентлары һәм иҗади берләшмә осталары катнашты. Жюри әгъзаларына шулар арасыннан иң яхшысын сайлап алырга кирәк иде.
«Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең «Сандугач» фольклор ансамбле беренче урынга лаек булды. Коллектив артистлары вокаль-хореографик композиция башкарды, Әлфия Хохрикова (Сөләйманова) татар хатын-кыз костюмы хакында сөйләде.