Казанда «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Бүләкләрне тапшыру тантанасы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.
Конкурста катнашучыларны котларга Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы вәкилләре, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчеләре, республика руханилары һәм башкалар җыелды.
«Минемчә, бүген бу бүләкләү өчен мәйданчык кына булмаячак. Бу вазгыятькә тагын бер тапкыр карау һәм бүген безне бирегә җыйган темага ихтыяҗ булуын тагын бер кат аңлау өчен мөмкинлек», - диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Ул шулай ук форумга нигез салучылар - Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, бүгенге көндә «Многоликая Россия» конкурсын хуплаучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзасы Геннадий Семигин искәрткәнчә, 2021 елның декабрендә Россиянең милли сәясәтен яңарту кирәклеге турында карар кабул ителде. Татарстан бу идеяне беренчеләрдән булып хуплады.
Гран-прины Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. 500 мең сум күләмендәге төп призны Владикавказ шәһәреннән «Осетия-Ирыстон» милли телекомпаниясе алды.
«Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсына гаризалар 15 мартта кабул ителә башлады, аны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган иде.
Эшләр алты номинациядә каралды: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар циклы (репортажлар)», «Көндәлек басмаларда мәкаләләр циклы», «Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр мәгърифәтчелек проектлары». Жюри Россиянең 38 төбәгеннән 820 эшне карады.
Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр акчалата призлар алды. Гомуми приз фонды 1,8 млн сум чамасы иде.
Җиңүчеләр исемлеге
«Телесюжетлар циклы» номинациясе
«Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклында)» номинациясе
«Радиотапшырулар (репортажлар) циклы» номинациясе
«Көндәлек басмаларда мәкаләләр циклы» номинациясе
«Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы» номинациясе
«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр мәгърифәтчелек проектлары» номинациясе