Яшел Үзәндә татар халык театры яңадан оештырыла. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы яза.
Заманалар үзгәреп, төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә, Яшел Үзәндә татар халык театры үз эшчәнлеген туктатканга шактый еллар узды. Театр коллективын оештыру гел арткы планда кала бирде.
Ниһаять, шәһәрдә Татарстан Мәдәният министрлыгы, шәһәр җитәкчелеге һәм Тынычлык бистәсендәге мәдәни үсеш үзәге җитәкчесе Эвелина Ямщикова тырышлыгы белән, театр коллективы оештырырга имза куелды.
«Шулай итеп, татар сәнгате һәм театрында, актерлык осталыгында үзләрен сынап карарга спектакльдә катнашырга теләүчеләрне мәдәни үсеш үзәгендә көтеп калабыз. Театр коллективында катнашу һәм башка чаралар түләүсез», – диелә хәбәрдә.