31 октябрьдә, 15:00 сәгатьтә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстаннын Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, районыбызның якты йолдызы Николай Иванович Дунаевны искә алу кичәсе узачак. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Кичәдә күренекле Наил Дунаевның гаиләсе, дуслары, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театры артистлары катнаша.