Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров спектакль барышында җәрәхәт алган, әмма аны ахырына кадәр уйнап чыккан. Хәзер актер хастаханәдә дәваланам, дип хәбәр иткән «Башинформ»га.
Фидан Гафаров гадәттән тыш хәлнең 28 октябрьдә Үрге Йәркәй мәдәният йортында «Бәхет хакы» спектакле барышында, үзе өчен таныш булмаган сәхнәдә булганын сөйләгән.
«Спектакльләр вакытында еш кына мондый алым кулланыла - ут сүнә һәм караңгыда башка позициягә күчәргә кирәк. Бу сәхнәдә ара бераз башка булганлыктан, мин абынып егылдым, йөзем канга буялды. Соңрак ачыкланганча, яңак сөяге чатнаган. Шуны әйтәсем килә: беркемгә дә дәгъвам юк. Безнең эш шундый, теләсә нәрсә килеп чыгарга мөмкин. Хезмәттәшләрем ярдәме белән мин уенны тәмамладым: миңа шунда ук бинтлар китерделәр, кар куйдылар. Минем сәхнәгә чыгып керүләрем арасында яңакка салкын кар куеп тордылар.
Спектакльне бик яратып кабул иттеләр. Алкышлар, чәчәкләр күп булды.
«Халисә Мөдәрисова пьесасы буенча «Бәхет бәясе» музыкаль мелодрамасы безнең Башкорт драма театрында 12 ел бара һәм һәрвакыт аншлаглар белән була. Тамашачылар аны ярата, кайберләре 9-10 тапкыр карый. Ә мин анда төп рольдә уйныйм. Шуңа күрә мин ул чакта уйнап чыкмый булдыра алмадым. Хәзер бераз дәваланырга кирәк, югыйсә минем йөзем «эш өчен» түгел әле», — дип сөйләгән Фидан Гафаров.