Бүген иртәнге уннар тирәсендә Менделеевск районында - М7 трассасының 21нче километрында юл-транспорт һәлакәте булган.
Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юлда Opel һәм «Лада Веста» автомобильләре бәрелешкән. ТР прокуратурасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Opel йөртүчесе, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм «Лада Веста» машинасы белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, Opel автомобиленең 13 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Машина йөртүчеләрнең икесен дә, шулай ук «Лада» пассажирын Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
Авария урынына Менделеевск районы прокуроры Ришат Шакиров та килгән. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.