Россиянең баш раввины Берл Лазар һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте Израиль һәм Палестинаның радикаль ХАМАС хәрәкәте арасындагы сугыш фонында Махачкала аэропортында булган тәртипсезлекләр аркасында конфессияара тынычлыкка чакырды.
Аерым алганда, Россиянең баш раввины үзенең Telegram-каналында төрле конфессия вәкилләрен күпмилләтле илебез халыклары арасында «дуслык күперләрен яндыруга» юл куймас өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тәкъдим итте.
«Россиядә халыклар, конфессияләр, мәдәниятләр арасындагы мөнәсәбәтләр уникаль. Алар үзара хөрмәт принциплары нигезендә гасырлар дәвамында формалашкан. Мин моны күп тапкырлар үз күзләрем белән күрдем: аерым алганда, Төньяк Кавказга һәр сәфәрем вакытында», - дип искәртте Берл Лазар.
«Мин бүген барлык туганнарыбыз һәм дусларыбызга мөрәҗәгать итәм: һәр кеше үзара хөрмәткә һәм бер-береңә ярдәм итүгә корылган әлеге уникаль атмосфераны саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш. Әгәр хәзер экстремистларга дуслык күперләрен яндырырга ирек бирәбез икән, соңыннан аларны яңадан төзүе авыр булачак», - дип белдерде әлеге уңайдан илнең баш раввины.
Берл Лазар фикеренчә, россиялеләр Газа секторында яки Израиль-Ливан чигендә барган хәлләргә йогынты ясый алмый – аларга «бары тик анда тынычлык урнашуын сорап бергәләп дога кылырга гына кала». Әмма, аның инануынча, «Россиядә яшәүчеләр аннан килгән агулы экстремизм һәм террорчылык орлыклары безнең җирдә шытып чыкмасын өчен тиешле чаралар күрә ала».
Үз чиратында, РФ мөселманнары Диния нәзарәте президиумы да, «Палестина мәсьәләсен тыныч юл белән хәл итү» мөмкинлегенә өмет белдереп, Якын Көнчыгышта барган вакыйгаларны күпмилләтле һәм күпконфессияле Россия дәүләтенә күчерү дөрес һәм гадел булмавына игътибар юнәлтте.
«Россия Федерациясе, үз чиратында, Төньяк Кавказ республикалары үз тарихында сәяси җирлектәге хәрби низаглар белән таныш инде. Моңа һич кенә дә юл куярга ярамый», - дип искәрттеләр РФ мөселманнары Диния нәзарәтендә.
«Диннәр арасындагы тынычлык, тотрыклылык һәм Россиядә яшәүче барлык халыкларның чәчәк атуы тышкы шартларга бәйле булырга тиеш түгел. Россияне динара һәм милләтара каршылыклар белән эчтән таркату илебезне дус күрмәүчеләр, традицион дини кыйммәтләрнең дошманнары өчен файдалы», - дип искәрттеләр РФ мөселманнары Диния нәзарәте президиумында.
Моннан тыш, дини оешмада мөселманнарны коткыга бирелмәскә, кешелеклелек һәм ватанпәрвәрлек хисләрен сакларга чакырдылар, шулай ук «кешеләрне милли һәм дини принциплар буенча эзәрлекләүгә юнәлдерелгән теләсә нинди чакыруларның җинаятьчел гамәл» булуын искәрттеләр.
Якшәмбе кичендә, 29 октябрьдә, бер төркем халык Тель-Авивтан Мәскәүгә юл тоткан пассажир самолеты (ул анда ягулык салу өчен төшкән була) аркасында Махачкала аэропортына бәреп керә. Күпмедер вакыттан соң урынга көч структуралары килә һәм хакимият вазгыятьнең контрольгә алынуы турында белдерә. Росавиация мәгълүматлары буенча, 22.20 сәгатьтә һава аланы массакүләм тәртипсезлектә катнашучылардан азат ителә. Дагыстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, нәтиҗәдә 20дән артык кеше зыян күргән. Җинаять эше кузгатылган.