Түбән Новгородта «Бердәм Россия» партиясе штабында балалар өчен Этикет мәктәбенең яңа төркеме белән беренче дәрес булды. Балалар белән татар телендә әдәпле сүзләр — иң гади сәламләү һәм рәхмәт сүзләрен өйрәнә башладылар, дип хәбәр ителә Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе сайтында.
Дәрестә «Этикетның барлыкка килү тарихы. Әдәпле сүзләр» темасына булды. Чәй эчкәндә Габдулла Тукай иҗаты турында сөйләделәр. Аларның әти-әниләренә Тукай биографиясен укырга киңәш ителде, диелә хәбәрдә.
«Бердәм Россия» штабы җитәкчелегенә бирелгән бина һәм игелекле мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерәбез, балаларга биредә бик ошый!», диелгән хәбәрдә.