Кичә Татарстанның Алабуга районындагы трассада кичке сәгать бишләр тирәсендә авария булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.
Социаль челтәрләр кулланучылар билгеләп үткәнчә, Алабуга ягына борылганда зур йөк машинасын йөртүче идарә итүне башкара алмаган һәм кюветка төшеп киткән, шуннан соң автомобиль әйләнеп капланган.