«2023 ел татарлары» рейтингы кысаларында «Миллиард.татар» интернет-басмасы үз укучыларына татар дөньясының быелгы төп уңышсызлыгын бергәләп билгеләргә тәкъдим иткән.
«Узып баручы елның шау-шулы уңышсызлыгы» номинантлары арасында: Россия халык санын алу нәтиҗәләре, «Ана теле» татар теле онлайн-мәктәбен ябу, «Бәхетле» кибетләр челтәренең ябылуы, Ибраһим Юнысов һәйкәлен җимерүләре, яңа 1000 сумлык купюра дизайны аркасында күптән түгел чыккан тавыш, KazanExpress сәүдә мәйданчыгын сату, исемлектә себер татар теле барлыкка килү, Tat Cult Fest белән хушлашу, шулай ук Чишмәдәге Болгар - Алтын Урда мавзолейларын «хосусыйлаштыру».
Ачык онлайн тавыш бирү «Миллиард.татар»ның телеграм-каналында яки «ВКонтакте» социаль челтәре төркемендә дәвам итә.