Бүген социаль челтәрләрдән файдаланучылар Казанның «Бәхетле» кибете түбәсеннән куе кара төтен күтәрелүен видеога төшереп интернетка урнаштырды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, анда төзелеш материалларына ут капкан.
Павлюхин урамында урнашкан «Бәхетле» кибетендә янгын чыгуы турында хәбәр бүген 12.41 сәгатьтә килгән. Янгын сүндерүчеләр урында дүрт катлы сәүдә үзәге бинасының түбәсендә ут белән эшләүләрен ачыклаган. Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу сәбәпле, төзелеш материалларына ут капкан.
Эшчеләр ут белән көрәшүчеләр килеп җиткәнче үк янгынны сүндергән.
Аның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.