Кастинг нәтиҗәләре буенча «Апуш» балалар татар театр студиясенә сигездән алып 15 яшькә кадәрге 40 бала сайлап алынды. «Московский» мәдәният үзәгендә сайлап алу туры барлыгы 100 укучыны җыйды.
Кастингта укучылар төрле юнәлешләрдәге (җыр, бию, сөйләм, уен коралларында уйнау) сәләтләрен күрсәтте. Катнашучыларның сәләтләрен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, актерлык осталыгы остазы Зөлфәт Закиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры, вокал остазы Алия Хәмзина һәм студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләде.
«Балалар барысы да бик сәләтле, яхшылап әзерләнеп килгәннәр, һәр баланың үз «фишка»сы бар. Кемдер шигырь белән алдырса, кемдер уен кораллары белән үзенә каратты. Балаларның күзләрендә очкын, студиягә эләгергә теләүне күрү бик сөендерә», - диде Зөлфәт Закиров.
Сайлап алуны узган балалар «Московский» мәдәният үзәгендә сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән бушка шөгыльләнәчәк. Дәресләр татар телендә уза, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.