«Азатлык радиосы»*ның Татар-башкорт хезмәте мөхәррире Алсу Курмашева үзен гаепле дип санамый. Бу хакта бүген судта «Татар-информ» хәбәрчесенә Кормашеваның адвокаты Эдгар Матевосян сөйләде.
«Тикшерүчеләргә материалларны җыеп бетерергә 72 сәгать вакыт бирелде, утырыш, мөгаен, дүшәмбе көнне булыр», – диде ул.
Элегрәк без Курмашеваны чит ил агентлары турындагы Россия Федерациясе законында каралган бурычларны үтәүдән баш тартуда һәм Россиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыюда гаепләп тоткарлаганнарын хәбәр иткән идек.
Ул Россия хәрби эшчәнлеге турында максатчан рәвештә мәгълүмат җыю белән шөгыльләнгән — әлеге мәгълүматлар чит ил чыганакларына эләккән очракта Россия Федерациясе иминлегенә каршы кулланылырга мөмкин.
Моннан тыш, тикшерү версиясе буенча, Алсу Курмашеваның АКШ һәм Чехия гражданлыгы булган һәм бу фактны ул үзенең Россия тирәлегеннән яшергән. Шулай ук Россиядә миграция мәсьәләләре хезмәтенә документларын тапшырмаган. 1998 елдан ул даими нигездә Чехиядә яшәгән. Курмашеваның ире Павел Буторин, хатыны кебек үк, АКШ гражданы, Чехиядә яши. Тикшерүчеләр версиясе буенча, Павел махсус хәрби операцияне гаепләүче Русиягә каршы китапның бер нөсхәсен АКШ конгрессында арадашчы аша АКШ президенты Джо Байденга тапшырырга тиеш булган. Ул моны Кормашева белән шәхси язышкан чакта аның үтенече белән эшләргә тиеш булган.
* чит ил агенты функцияләрен башкаручы чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары реестрына кертелгән