Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рәмис Аймәт: Нурмөхәммәт Хисамовка уку йортына юнәлеш биргәне өчен гомер буе рәхмәтлемен

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәт галим Нурмөхәммәт Хисамовка гомер буе рәхмәтле булуын әйтте.

«Мәктәпне тәмамлагач, кая укырга керергә, дигән сорау туа. Казан театр училищесына укырга керергә дигән уйлар да бар иде, чөнки районда үткәрелгән үзешчән театр фестивальләрендә катнашып, лауреат исемнәрен дә алган идем. Шулай да, мин журналистика бүлегенә укырга керергә теләдем. Берзаман Казаннан авылдашым танылган галим, шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов кайтты. Район газетасында «Туган авылым Мунчәли» дигән шигыремне укыган һәм мине үзенә чакыртып китертте», - диде Рәмис Аймәт Муса Җәлил музей-фатирында үткәрелгән 55 яшьлек юбилее уңаеннан «Һәр шагыйрь – бер дәрья» дип исемләнгән иҗат кичәсендә.

Аның әйтүенчә, галим шигырьләр укыган, татар теле һәм әдәбияты бүлеге турында сөйләгән. «Аның белән табигать кочагында йөргәндә миннән дә шигырьләремне укытты. «Сиңа, бәлки, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керергә кирәктер», - диде. Бу бүлекне бик күп язучы-шагыйрьләр тәмамлаганын, тел, әдәбият дәресләре күп укытылуын әйткәч, шул юнәлешкә укырга керергә үгетләде», - диде ул.

«Ул елларда татар теленә карата кимсетүле карашлар яши иде. Нурмөхәммәт абыйга гомер буе рәхмәтлемен. Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуым белән бик бәхетлемен! Безне Мөхәммәт Мәһдиев, Флера Сафиуллина, Диләрә Тумашева, Гомәр Саттаров, Марсель Бакиров, Хатыйп Миңнегулов, Вахит Хаков, Фәһимә Хисамова кебек укытучылар укытты. Алар безгә әдәбият серләре белән беррәттән милли хисне дә сеңдерергә тырыштылар», - диде шагыйрь.

Рәмис Аймәт икенче курста укыганда, «Мәгърифәт» газетасында эшли башлаган. «Мин иң бай студент идем. Әйбәт стипендия һәм хезмәт хакы ала идем. «Мәгърифәт»тә эшләгәндә журналистлык чорым башладым. Соңрак «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә күчтем. Шәриф Камал һәм Габдулла Тукай музейлары мөдире булып 14 елга якын эшләргә туры килде», - диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus