Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Разил Вәлиев Курган зиратында җирләнде

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне соңгы юлга Камал театры залыннан һәм Мәрҗани мәчетеннән озаттылар. Разил Вәлиев Курган комплексында җирләнде.

Разил Вәлиевнең җәсәде Камал театры сәхнәсенә куелган иде һәм халык сәхнәгә менеп хушлашты. Хушлашу Мәрҗани мәчетендә дәвам итте – биредә җомга намазы һәм җеназа намазы укылды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм дәүләт хакимияте органнары исеменнән хушлашу сүзләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. Ул җәмәгатьчелек исеменнән гаиләсенең, хезмәттәшләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Парламентта озак еллар бергә эшләдек. Разил Вәлиев биредә кешеләргә хезмәт итүен үзенең төп бурычы итеп санады», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Хушлашу мәрасимен алып барган халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Разил Вәлиевнең шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, публицист та һәм иң мөһиме, үзеннән соң килгән каләм әһелләренә чын остаз булуын ассызыклады. «Аның белән һәрвакыт киңәшләшеп була иде, төпле киңәшләрен, акыллы сүзен каләмдәшләренә дә, татар җәмәгатьчелегенә дә җиткерә иде», – диде ул.

«Каләмдәшебез Фатих Котлы соңгы атна-ун көндә аның янына һәр кичне диярлек барып Коръән укып кайта иде. Соңгы сулышын алганда Фатих әфәнденең ясин чыккан вакыты булган. Урының оҗмахта булсын, Разил абый, татар халкы исән чакта син һәрвакыт күңел түрләребездә», – диде Ркаил Зәйдулла.

Хушлашу мәрасименә Башкортстан Язучылар берлеге рәисе һәм Башкортстан корылтае депутаты Айгиз Баймөхәммәтов та килгән иде.

Разил Вәлиевнең гаиләсе һәм якыннары исеменнән килүчеләргә рәхмәт сүзләрен дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Абдуллин әйтте. «Разил Вәлиев татар язучысы, Татарстаннан, ләкин ул дөнья масштабындагы язучы», – диде Тәлгать Абдуллин.

Мәрасим азагында соңгы сүзләр Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка бирелде. «Безнең язучыларыбыз дөньядан үткәч теге дөньяда бездән риза булып ятсыннар дисәк, без балаларыбызны, оныкларыбызны язучыларның әсәрләрен ана телендә укырлык итеп үстерергә тиеш. Без шуны эшли алмасак, никадәр генә матур сүзләр сөйли алмасак, хезмәтләребез исраф булып ята дип безгә үпкәләп ятачаклар», – диде Җәлил хәзрәт.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus