Казанда «Әл-Мәрҗани» мәчете төзекләндереләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңартуны киләсе елның февраль ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Казанның Иске Татар бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мәчетен реставрацияләүгә 94 млн сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге тендер дәүләт сатып алулары сайтында бар.
Эшчеләргә мәчетнең түбәсе, манара һәм фасадны ремонтларга кирәк. Шулай ук стеналарны гидроизоляцияләү, нигезне ныгыту һәм ярыкларны бетерү зарур.
Документтан күренгәнчә, эшкә контракт имзаланганнан соң керешергә кирәк. Яңартуны 2024 елның 28 февраленә кадәр тәмамларга планлаштыралар.