Кичә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә Казанда, Алабуга, Бөгелмә, Минзәлә, Нурлат һәм Аксубай районнарында сигез агач авуы турында хәбәр килгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Моннан тыш, Алабугада җиңел автомобильгә зыян килгән. Әлмәттә исә көчле җил медицина көллиятенең уку корпусы бинасы түбәсенә ябылган профнастилны куптарган. Зыян килгән мәйдан якынча 100 квадрат метр тәшкил итә.
Урынга көллият директоры, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре килгән. Хәзерге вакытта көллият һәм янәшәдәге күп катлы йорт территориясен җыештыралар. Бу эшкә барлыгы 28 кеше һәм 7 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Искәртеп узабыз, кичә Татарстанда көчле җил һәм яңгыр аркасында шторм кисәтүе игълан ителгән иде.