2023 ел башыннан Татарстанда 61 археологик һәйкәл территориясенең чикләре һәм алардан файдалануның махсус режимы расланган. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.
Чикләрне раслауның максаты археологик һәйкәлләрне тарихи рәвешендә, шулай ук очраклы рәвештә зарарлану һәм җимерелүдән саклаудан гыйбарәт, дип искәртәләр ведомствода.
Мондый җир участокларын файдалануның махсус режимы кайбер чикләүләрне күздә тота. Аерым алганда, аларның чикләрендә капиталь төзелеш алып бару тыела.
Моннан тыш, әлеге территорияләрдә археологик кыр, мелиорация, хуҗалык һ.б. эшләрне бары тик комитет белән килештереп һәм объектларның сакланышын тәэмин итү шартлары үтәлгәндә генә алып барырга мөмкин.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында искәртүләренчә, быелның ахырына кадәр Татарстанда тагын 106 археологик мирас объектына карата территория чикләрен билгеләү күздә тотыла.
Археологик һәйкәлләрнең территориясе чикләрен раслау шул исәптән Пространство мәгълүматлары илкүләм системасын булдыру һәм тулыландыру кысаларында да алып барыла (РФ Президенты Владимир Путин узган ел аның белән бәйле күрсәтмәләр комплексын раслады). Система дүрт сынау төбәге (Татарстан Республикасы, Краснодар һәм Пермь крайлары, Иркутск өлкәсе) территориясендә гамәлгә ашырыла.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда М12 трассасын төзегән вакытта XVII–XX йөзләргә караган керамика табылуы хакында хәбәр иткән иде.