Мөслимнең З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.
«Мөслим бизәкләре» проекты кысаларында чигү буенча үткәрелүче «Тылсымлы энә» конкурсына осталар кул эшләре - алъяпкыч, мендәр тышлары, сөлгеләр, кулъяулыклар, ашъяулыклар юллаган.
Төбәкара бәйгедә биш юнәлештә 53 катнашучының барлыгы 101 эшенә мәртәбәле жюри - танылган рәссамнар тарафыннан бәя бирелә. Күргәзмәдә Оренбург, Омск, Чувашия, Татарстан районнары, Мөслим авыллары кул осталары катнашты.