Түбән Кама янында булган авариядә ир-ат һәм яшүсмернең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Аларның әйтүенчә, Түбән Кама – Чаллы трассасында Skoda автомобиле пошины бәрдергән, шуннан соң юл читенә төшеп киткән.
Нәтиҗәдә, чит ил автомобиленең йөртүчесе һәм 11 яшьлек малай һәлак булган.
Хатын-кызны һәм 5-6 яшьләр тирәсендәге баланы табиблар реанимациягә алып киткән.