Бала төшерүдә кулланыла торган мизопростол һәм мифепристонлы даруларны исәпкә куячаклар. Димәк, хастаханәләр һәм даруханәләр аның исәбен алып барачак, ә табиблар аны билгеләгән чакта аерым бланкларга язып бирәчәк һәм бу документка берничә мөһер сугарга тиеш булачак.