Бүген Марий Эл Республикасының яңа прокуроры Илдус Нәфыйков коллективка тәкъдим ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Нәфыйковны күзәтү ведомствосы коллективына РФ генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин тәкъдим итте. Ул республиканың яңа прокуроры сизелерлек гамәли эш тәҗрибәсенә ия икәнен билгеләп үтте.
Искәртеп узабыз, 2023 елның 25 сентябрендә РФ субъектлары прокурорлары вазифасына РФ Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатураларны Федерация Советында карау нәтиҗәләре буенча Илдус Нәфыйков Марий Эл Республикасы прокуроры вазифасына хупланды. Элегрәк ул Татарстан прокуратурасын җитәкләгән иде.
Моңа кадәр Санкт-Петербург прокуроры урынбасары вазифасын биләгән Альберт Суяргулов Татарстан Республикасы прокуроры итеп билгеләнде.