Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары киңәшчесе Лариса Селютина белән республикада банк секторын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Әңгәмә барышында алар хезмәттәшлекне киңәйтүдә алдагы адымнар хакында да сөйләште, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.