Татарстанда ике депутатны керемнәр турында белешмәләрен яшергән өчен вакытыннан алда вәкаләтләреннән мәхрүм иттеләр. ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, ел башыннан алып идарә тарафыннан керемнәр турында белешмәләргә төгәллек кертү буенча 56 тикшерү үткәрелгән. Барлык материаллар да алга таба тикшерү һәм килеп туган мәсьәләләр буенча карарлар кабул итү өчен җирле үзидарә органнарына җибәрелә.
«Безнең бүлекчә – коррупциягә каршы көрәшне кисәтү өчен җавап бирә торган махсус орган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бездә депутатларны вәкаләтләреннән вакытыннан алда мәхрүм итү турында ике гариза җибәрелде. Депутатлар керемнәр турында белешмәләр тәкъдим итү кагыйдәләрен бозган өчен вазифаларыннан китте инде. Алар шактый зур күләмдәге сумманы яшергән һәм аны декларациядә күрсәтмәгән. Моны оялу һәм башка сәбәпләр аркасында эшләмәгәннәрдер, мөгаен», - дип искәртте ул.