Биохимиклар Каталин Карико һәм Дрю Вайсман 2023 елда физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе лауреаты булган. Алар бу премиягә SARS-CoV-2 коронавирусына каршы мРНК вакцинасын ясарга мөмкинлек биргән ачыш өчен лаек дип табылган. Бу хакта Нобель комитеты хәбәр итә.
«Каталин Карико һәм Дрю Вайсман ачышы 2020 ел башында башланган пандемия вакытында Covid-19га каршы нәтиҗәле мРНК-вакцинасын эшләүдә хәлиткеч роль уйнады», — диелә комитетның X социаль челтәрендәге (элекке Twitter) хәбәрендә.
Нобельчеләргә 11 миллион швед кронасы тапшырачаклар, бу якынча 1 миллион АКШ долларына тиң.
Каталин Карико биохимия белән туган ягы Венгриядә, әле 1970 еллар ахырында ук шөгыльләнә башлый. Ләкин 1985 елда ул АКШка эмиграциягә китә. Анда ул һәм Пенсильвания университетыннан Эллиот Барнатан матрицалы РНК булдырганнар. Әлеге рибонуклеин кислотасы in vitro (организмнан тыш) мишень-күзәнәкләргә урнашырга сәләтле. 1997 елда Карико шул ук университет профессоры Дрю Вайсман белән таныша.
Карико һәм Вайсман кеше организмының матрица РНК-сына иммун җавап барлыкка килүне булдырмау механизмын ача алган. 2005 елдан бирле басылып чыга торган мәкаләләр сериясендә алар нуклеозидның нинди модификацияләре мондый нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итүен тасвирлаган.
Бу технология нигезендә коронавирустан Moderna һәм BioNTech/Pfizer кебек вакциналар ясала. 2021 елның сентябрендә Карико һәм Вайсман әлеге механизмны өйрәнгән өчен Breakthrough Prize премиясенә лаек була.