Бүген социаль челтәрләрдә Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чокалы мәктәбендә югары сыйныф укучыларының кечерәк яшьтәгеләрне кыерсыту күренеше булган видео таралды.
«Мәктәп укучылары шулай итеп уйный — алар «блогер булу өчен» видео төшергәннәр, дип аңлата мәктәп хакимияте», - ди үз чиратында комментарий язучылар бу очракны.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында тикшерү башланды.
«Тикшерү белән шөгыльләнүче эшче комиссия төзелде. Бу мәсьәлә республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның шәхси контроленә алынды», — диделәр министрлыкта.
Моннан тыш, әлеге мәсьәлә район хакимиятендә контрольдә тора.
«Хәзерге вакытта барлык шартлар ачыклана, мәсьәлә район җитәкчелеге контролендә», – дип билгеләп үттеләр хакимияттә.