Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итүдә катнашу өчен Чаллыга килде. Төп вакыйгалар башланганчы ул мотодромны - спортның техник төрләре стадионын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисен республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, автошәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Бу Россиядә мотоциклет спорты белән шөгыльләнү өчен трассалары булган, зур территорияле һәм үсеш алган инфраструктуралы бердәнбер мотодром. Объект 2020 елда эшли башлады.
Стадион балаларны һәм яшүсмерләрне мотокросс буенча сыйфатлы өйрәтү һәм мотокросс буенча ярышлар, шул исәптән чемпионатлар уздыру өчен каралган.
Стадион базасында мотошкола эшли. Ул балаларны һәм яшүсмерләрне спортның техник төрләренә җәлеп итәргә, булачак инженерларны һәм белгечләрне тәрбияләргә тиеш.
Мотошколада тәрбияләнүчеләр Беково, Волжск, Воткинск, Мәскәү, Пенза, Самара, Санкт-Петербург, Тольятти, Ульяновск һәм Уфага җыеннарга һәм ярышларга, шулай ук Татарстан территориясендә оештырылган ярышларда катнашты.
Шунда ук балалар мотокроссы бар, анда балалар, өлкәннәр, хатын-кызлар мотокроссы һәм башка юнәлешләр буенча дәресләр үткәрелә торган мотоклуб ачылды.
«Машина төзелеше комплексының көчле фәнни, технологик потенциалын үстерү, ачу һичшиксез өстенлекле булып тора», - дип мөрәҗәгать иткән иде Россия Президенты Владимир Путин «Киләчәк инженерлары 2020» сәнәгать форумы катнашучыларына.