Үзәк Россия территориясендә 10 октябрь тирәсендә температура шактый түбәнәергә мөмкин. Һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус шулай дип фаразлый.
«Урыны белән беренче кар да төшәргә мөмкин», — дип төгәллек кертә Леус үзенең телеграм-каналында.
Шул ук вакытта синоптик, гомумән алганда, октябрь быел җылы, климат нормасыннан 0,5 - 1 градуска югарырак булыр дип көтелә, дип өсти.