Татарстанның «Чаян» журналы массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия Журналистлар берлеге дипломы белән бүләкләнде. Дипломны «Бөтен Россия – 2023» Заманча журналистика форумының финал көнендә берлек рәисе Владимир Соловьев тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, «Чаян» журналы форумда үзенең 100 еллыгы уңаеннан күргәзмә тәкъдим итте.
«Мәйданчык сайлау бик уңышлы булды — күргәзмәне профессионаллар бәяләде. Күргәзмә бер генә көн эшләде, әмма резонанс зур булды — Форум дәвамында яныма хезмәттәшләрем килеп, безнең ничек эшләвебез белән кызыксынды. Моннан тыш, алар республика хакимиятенең безгә мондый сатирик рәсемнәрне бастырып чыгарырга ничек рөхсәт итүләре белән кызыксынды. Безнең республикабыз — ирекле, демократик республика. Минемчә, без журналны лаеклы тәкъдим иттек, һәм аның турында бөтен Россия буенча тагын да күбрәк кеше белде», — ди «Чаян» журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов.
«Чаян»нан тыш, Россия Журналистлар берлеге дипломнары «Татарстан» журналы һәм иҗади бәйгедә җиңгән өчен «Ютазы таңы» газетасы, форумда тәкъдим ителгән медиапроектлар өчен шулай ук «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә тапшырылды.