2024 елга һәм 2025-2026 еллардагы фаразланган чорга бюджетны формалаштырганда хөкүмәт барлык социаль юнәлешләрне финанслауны кайгыртты. Бу хакта Министрлар Кабинеты җитәкчесе Михаил Мишустин хәбәр итте. «Российская газета» шул хакта яза.
«Кешеләр алдында социаль йөкләмәләрне үтәү, дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген һәм адреслылыгын арттыру, һәм, әлбәттә, аны үз вакытында күрсәтү өстенлекле булып тора», - дип белдерде премьер.
Төп финанс документта акча сәламәтлек саклау өлкәсе, балалары булган мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү өчен салынган, диде ул.
Моннан тыш, 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме артачак. «Президент йөкләмәсе буенча без аны киләсе елдан 18,5 процентка арттырдык, бу инфляция темпларын сизелерлек узачак», - диде Мишустин.
«Беренче гыйнвардан ук минималь хезмәт хакы күләме 19 200 сумнан артачак, шуның белән бергә 4,5 миллионнан артык кешенең хезмәт хакы күтәреләчәк», - дип өстәде ул.