Лениногорскиның М.Хәертдинов исемендәге Балалар рәсем сәнгате мәктәбендә Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның шәхси күргәзмәсе ачылды. Әле күргәзмә рәссамның октябрь аенда булачак юбилее уңаеннан оештырылган. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Лениногорск – Мөдәррис Мөхетдинович өчен чит түгел, ул үзенең шактый гомерен шәһәребездә үткәрде. Биредә ул профессиональ яктан ныгыды, тәҗрибә туплады, диделәр күргәзмәгә килүче иҗатташ дуслары.
«Мин Лениногорскида эшләгән елларымны сагынып искә алам, - ди үзе дә рәссам Мөдәррис Минһаҗев. – Мин Казанга Татарстан Рәссамнар берлеге чакыруы буенча киттем. Көньяк-көнчыгыштагы рәссамнар белән эшләве рәхәт, җиңел булды», - ди.
Күргәзмәдә майлы буяулар белән ясалган картиналар тәкъдим ителгән. Анда килүчеләр индустриаль һәм табигый пейзажлар, портретлар һәм натюрмортлар күрә алды. Рәссам иҗатындагы яңа юнәлеш буларак, орнамент темасына аерым игътибар бирелгән.
Мөдәррис Мөхетдиновичны күргәзмә ачылу уңаеннан Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вәгыйзова, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова, Балалар рәсем сәнгате мәктәбе укытучылары, җырчы, шагыйрә Гөләндәм Кәбирова һәм күрше районнардан килгән рәссамнар котлады.
Күргәзмә рәсем сәнгате мәктәбендә октябрь урталарына кадәр эшләячәк.