Казанда 15-24 сентябрь көннәрендә яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестиваль-форумы уза. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.
Эшләрне Казан, Санкт-Петербург, Пермь, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Томск, Новосибирск, Краснодар, Киров, Красноярск коллективлары тәкъдим итәчәк. Проектның катнашучылары - үзләрен күрсәткән, ләкин яшләре 40тан артмаган режиссерлары булган төбәк театрлары.
Төп программада җиде спектакль бар, тагын дүрт спектакль яшь тамашачылар өчен каралган. Шулай ук махсус программа буенча «Чисто чиста», «Здесь был Кай», «Көл\Пепел», «Детство. Коромысли. Глава 3» спектакльләре куелачак.
Шулай ук афишага Федор Гладковның «Цемент» романы белән Уильям Шекспирның «Гамлет»ын берләштергән digital-спектаклен керткәннәр. «Тамашачыларны гадәти булмаган «Гамлет. Машина. Цемент» дигән исем куркытадыр, ләкин экспертлар аңа иң югары балларны куйдылар. Шуңа күрә, мин тамашачыларны әлеге исемнән курыкмаска, һәм күрше Мари Элдан килгән яшь режиссер Степан Пиктеевның спектаклен карарга чакырам», – диде фестивальнең арт-директоры, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары Дмитрий Мозговой.