Россия Президенты Владимир Путин мөфти шәех Равил Гайнетдингә «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен» рәхмәт белдерде.
Әлеге боерык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2020 елда мөфти шәех Равил Гайнетдин Президент Путин белән очрашу вакытында Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәргә тәкъдим итә.
Мөселманнарның рухи лидеры Равил Гайнетдин — федераль дәрәҗәдә әһәмиятле булган күп кенә проектларның инициаторы һәм илһамландыручысы, алар соңыннан уңышлы тормышка ашырыла.
Бүген мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавы килде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 ел тулуны бәйрәм итүне бөтенроссия дәрәҗәсендә оештыру һәм үткәрүдә Россия мөселманнары рухи лидеры эшчәнлеген югары бәяләве белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары башлыгына гражданлык җәмгыятебезне ныгытуда һәм «күпмилләтле һәм күпконфессияле Россияне үстерүгә» юнәлдерелгән игелекле эшләрдә һәм игелекле башлангычларда алга таба да уңышлар теләде.