Форум ачылышында катнашучыларны Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Равил хәзрәт Панчеев һәм Мәскәү мөфтие Альбир хәзрәт Крганов сәламләде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте яза.
Россия мөселманнары Дини җыены ярдәме белән, зур халыкара форумны Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнарының Диния нәзарәте оештырган. Чараны уздыруда шулай ук Рус Православие чиркәве, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институты, Александр Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогия университеты, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлык иткән.
Төп фикер алышу мәсьәләләре булып дини һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, традицион диннәрнең үзара мөнәсәбәтләре динамикасын үстерү, экстремизм идеологиясенә мәгълүмати каршылыкның яңа формаларын эшләү торачак.
Форум ике елга бер тапкыр үткәрелә. Анда мөселман дини хәрәкәтләре һәм оешмалар гына түгел, башка конфессия вәкилләре дә катнаша.
Форумга Россиянең төрле төбәкләре, өлкә һәм республикаларыннан, шулай ук 40тан артык чит илдән (нигездә Якын Көнчыгыш, Фарсы култыгы районы һәм Африкадан) дини җәмгыять һәм оешма вәкилләре җыелган. Форум эшенә тагын 500дән артык катнашучы, шул исәптән Россия югары уку йортлары студентлары да онлайн режимда кушылачак.