Бүген, 14 сентябрьдә, Богородское авылы мәктәбендә икенче сыйныф укучысы сигнал ракетасына охшаш предмет кулланган. Бу хакта Татарстанның Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов Telegram-каналда сөйли.
Аның сүзләренчә, сигнал ракетасы саксызлык аркасында хәрәкәткә килгән. Нәтиҗәдә, укучыларның берсе җиңелчә җәрәхәтләнгән.
«Малайның йөзендә сыдырылган эз калган, тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый», – дип яза Кашапов.
Аны, көчле тавыштан саңгырауланган тагын бер бала белән бергә, хастаханәгә алып китәләр, тикшергәннән соң өйләренә җибәрәләр. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, аларның хәлен район хакимияте һәм медицина хезмәткәрләре белешеп торачак.
«Әлеге хәл турында белү белән, шунда ук вакыйга урынына үзем киттем. Хәзерге вакытта бу җайланманың ничек бала кулына килеп керүе һәм уку бүлмәсендә барлыкка килүе ачыклана», – дип ассызыклый Илһам Кашапов.