Россия Герое Дамир Йосыпов Новосибирск янындагы басуга авария хәлендә төшеп утырган самолет экипажы белән горурлануын белдергән. Ул бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә язган, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Урал авиалинияләре»нең Сочидан Омскига очучы «Airbus A320» очкычы техник сәбәпләр аркасында ашыгыч рәвештә Новосибирск шәһәреннән 180 километр ераклыктагы Уба районында басуга төшеп утыра.
Бу вакытта бортта 159 пассажир була, шуларның 23е — балалар, һәм 6 экипаж әгъзасы. Беркем дә җитди зыян күрмәгән. Һава транспортын эксплуатацияләүдә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган.
«Пассажирлар һәм экипаж исән һәм сау-сәламәт, самолет зур зыян күрмәгән. Иң мөһиме — бүген барысы да өйгә якыннары янына кайтачак.Гомердән кыйммәтлерәк бернәрсә дә юк. Бу минем өчен бик дулкынландыргыч яңалык, чөнки үзем дә шундыйрак хәл кичергән идем. Мин сезнең белән горурланам, экипаж! Барыгызга да рәхмәт», — дип язган Йосыпов.