Рубль бәясе арта: 1 сентябрьдән бирле беренче тапкыр доллар 96 сумнан, ә евро 28 августтан беренче тапкыр 103 сумнан төште. Бу хакта РИА Новости Мәскәү биржасы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Доллар курсы «иртәгә» исәпләүләре белән Мәскәү вакыты буенча 16.13 сәгатькә 1,80 сумга төште һәм 95,98 сум булды, евро 1,82 сумга төшеп, 102,98 сум калды, ә юань 15 тиенгә арзанайды һәм 13,11 сум тәшкил итә, диелә хәбәрдә.