Казан Кремлендә Республика көне уңаеннан Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, республика Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминовка «Дуслык» ордены тапшырды
Әминов «гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүгә сизелерлек өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге» өчен билгеләп үтелде, дип искәрттеләр «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә. Татарстан Рәисе шул хактагы указны июль ахырында имзалаган иде.