Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ул тантанада катнашучыларны якынлашып килүче Республика көне белән котлады, Ватанга лаеклы хезмәт иткәннәре, эшкә чын күңелдән бирелгәнлекләре һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«Республика һәм ил үсешенә керткән өлешегез нәтиҗәсендә бүген Татарстан - Россиянең югары үсеш алган, терәк төбәкләреннән берсе, ул күп кенә төп күрсәткечләр буенча әйдәп баручы позицияләрне били», - дип искәртте Миңнеханов.
Россия Президенты указы белән «Татнефтехиминвестхолдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау ордены белән бүләкләнде.
«АйСиЭлКПО ВС» АҖ музее директоры Маргарита Бәдретдиновага Дуслык ордены тапшырылды. Казан дәүләт медицина университетының хирургия авырулары кафедрасы мөдире Дмитрий Красильников «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән билгеләп үтелде.
Биш татарстанлыга - «Дуслык» ордены, икесенә «Икенче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале тапшырылды. Алексеевск Үзәк район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Ирина Аляшева Лука Крымский медале белән бүләкләнде.
Серго исемендәге завод коллективына, җитештерү эшчәнлегендә ирешкән югары казанышларын искә алып, Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесе тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында тыныч киләчәк өчен Россия мәнфәгатьләрен яклап кыюлык һәм фидакярлек үрнәге күрсәткән «Алга» батальоны хәрбиләре дә бар. Татарстан Рәисе указы белән берничә кеше «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнде.