1904 елда Бөгелмә елгасы аша салынган аркалы күперне ачыкланган мәдәни мирас объекты статусыннан мәхрүм итәргә ниятлиләр. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында чыккан мәгълүматтан күренгәнчә, белгечләр күпернең мөһим тарихи вакыйгалар һәм истәлекле даталар белән бәйләнешен тапмаган.
Күпернең бүгенге хәле канәгатьләндерерлек түгел. Аның аерым плитәләре коелып төшә, таш белән тышланган урыннарда җитешсезлекләр бар. Моннан тыш, күпернең өстендә эрозия һәм деструктив күгәрек эзләре күренә, конструкциянең аскы терәкләре өлешчә җимерелгән, дип яза «Казанские ведомости» газетасы ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына сылтама белән.
Муниципалитет милкендә булган күперне мәдәни мирас объектлары исемлегеннән чыгарганнан соң аңа тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объект статусын бирергә тәкъдим ителә.