Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шәймиев «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале нәтиҗәләре буенча бүләкләр тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале нәтиҗәләре буенча 52 татарстанлы бүләккә лаек булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, ун елдан артык элек Татарстанда Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды булдырылды. Шул вакыттан республикада тарихи объектларны торгызу башланды.

«Барысы да хәйриячеләр, оешмалар, гади татарстанлылар ярдәмендә башкарылды. Бу эштә Россиянең зур компанияләре дә катнашты. Уртак эш безнең төрле юнәлешләрдә күп нәрсә эшли алуыбызны күрсәтте. Татарстан эшне белеп, куелган бурычлар белән, уңышлы үсә. Ләкин шуны аңлау килде: бер үк вакытта рухи үсешкә зур әһәмият бирергә кирәк. Бу өлештә без нинди файдалы, перспективалы эш белән шөгыльләнүебезне, бәлки, тулысынча аңлап та бетермәгәнбездер», — дип белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.

Шәймиев сүзләренчә, тарихи объектларны торгызу эше дәвам итәргә тиеш. «Ул безнең республикабыз үсешен ни дәрәҗәдә киң аңлавыбызны күрсәтә. Бу бик мөһим. Безнең күз алдында шулкадәр күп объектлар яңадан торгызылды! Бу бит сезнең белән безнең матди мирасыбыз! Ул безнең күп нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтә», – дип ассызыклады дәүләт эшлеклесе.

«Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале Болгарда 15-23 июль көннәрендә узды. Берничә көн дәвамында татарстанлылар һәм республика кунаклары дөнья халыклары эпосы мотивлары буенча ачык һавада спектакльләр, этнодизайнерларның мода күрсәтүләрен, Татарстан сәнгать осталары белән концерт программасын, фолк-фьюжн башкаручыларның концерт-тамашасын карады, иҗади лабораторияләрдә катнашты. Үз спектакльләрен Карелия, Якутия, Болгария, Кыргызстан тәкъдим итте. Фестивальнең соңгы көнендә, 23 июльдә, «Кара пулат» татар операсы күрсәтелде.

«Кара пулат» операсы да — безнең мирасыбыз. Нинди югары бәя алдылар, халыкара танылу. Мондый эш алып барганда, без үзебез дә шушы фонда үсәбез. Без рухилыкка ирешү юлында. Мирасыбыз ниндилеген, нинди кешеләр эшләгәнен, тарихка нинди өлеш керткәнне аңлыйбыз. Без бу сорауларны тагын да тирәнрәк өйрәнергә тиеш. Һәм шушы аңлау белән шушы чаралар аша һәр кешегә барып җитәргә тиешбез», – дип билгеләп үтте Шәймиев.

Рәхмәт хатлары белән Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы директоры Инга Новикова, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы директоры Раушания Сәүбәнова бүләкләнде.

Моннан тыш, бүләкләргә «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Һәм «Кара пулат» операсының open-air версиясе режиссеры Илгиз Зәйниев, «Яңарыш» фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Татарстанның халык шагыйре һәм «Кара пулат» операсының либретто авторы Ренат Харисов, Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов, «Миллиард Татар» проекты журналисты Регина Яфарова һәм башкалар лаек булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus