Татарстанда бу атнада температура түбәнәю дәвам итә, республикада яңгырлар көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге шул хакта хәбәр итә.
Сишәмбе, 22 август көнне, төбәктә һава торышын антициклон дулкыны билгеләячәк, җитди явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә 4-9 градуска кадәр (республиканың көнбатышында 12 градуска кадәр) һәм көндез 19-24 градуска кадәр җылы булачак.
Чәршәмбегә каршы төндә, 23 августта, явым-төшем ихтималы аз, әмма көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Тәүлекнең караңгы вакытында +4..+9 градус җылы (Татарстанның көнбатышында +13 градуска кадәр), көндез +18..+23 градус, ягъни алдагы көннән бераз салкынрак булыр дип фаразлана.
24 августта, пәнҗешәмбе көнне, көндезен кабат кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төньяктан искән җил аркасында салкыннар дәвам итә: төнлә бераз җылырак, +5..+10 градус, көндез +15..+20 градус.
Синоптикларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга, 25 августта, һәм шимбә, 26 августта, республика «циклонның арткы өлешенә, тотрыксыз һәм салкын һава массасына» эләгә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә һава температурасы +5..+10 градуска кадәр төшә. Көндез исә термометр баганалары +14..+19 градустан югары күтәрелмәячәк.
Метеорологларның алдагы декадага фаразыннан күренгәнчә, августның соңгы атнасында Татарстанда аномаль салкын була. 2023 елның 21-30 август көннәрендә һаваның уртача температурасы климат нормасыннан ике градуска түбәнрәк булачак — Татарстанда ул +16 градус тәшкил итә, ә Казанда +16,5 градус.