РФ Президенты Владимир Путин Россиядә җитештерелгән видеоуеннарны һәм аларда кулланыла торган программа белән тәэмин итү системаларын чит ил базарына, шул исәптән БРИКС илләренә (Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) чыгару буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Шул хактагы пункт «Россиядә креатив икътисадны үстерү» күргәзмәсе белән танышу нәтиҗәләре буенча Кремль сайтында урнаштырылган күрсәтмәләр исемлегендә бар.
«РФ Хөкүмәтенә «Россия экспорт үзәге» акционерлык җәмгыяте, «Яңа проектларны гамәлгә кую буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә әзерләргә», - диелә текстта.
Үтәү срогы – 2023 елның 30 сентябренә кадәр.