Көллиятләрдә өйрәтелә торган һөнәрләр исемлегенә пилотсыз авиация системалары операторларын да керттеләр. Аларны авырлыгы 30 килограммга кадәр тәшкил иткән дроннар белән идарә итәргә өйрәтәчәкләр. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Әле яңа гына эшче һөнәрләр, вазифалар һәм хезмәткәрләр исемлеген расладык, шулар буенча урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә һәм шул исәптән предприятиеләрдә булдырылган төрле үзәкләрдә һөнәри белем бирү оештырылачак», - дип искәртте ул.
Министр исемлеккә ихтыяҗ зур булган 250 яңа белгечлек өстәлүенә игътибар юнәлтте.
Июнь аенда Хөкүмәт РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча 2030 елга кадәр Россия пилотсыз авиациясен үстерү стратегиясен раслады. Ул дроннар ясау белән бәйле яңа икътисад тармагын булдыруны максат итеп куя. 1 сентябрьдән мәктәп укучыларын да пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә өйрәтә башларга ниятлиләр.