Зеленоград татарлары автономиясе башлыгы һәм «Игелек атлары» ассоциациясе президенты Шамил Какушкин, Физкультурачылар көне уңаеннан, «Игелек атлары» ат-спорт клубы базасында инклюзив хәйрия чарасы үткәрде. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада яшь спортчылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.
«Шамил Мөбәр улына бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәргәне һәм спортка күп еллар тугрылык саклаганы өчен рәхмәт белдерәбез!» - диелә хәбәрдә.