«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Сөембикә» журналының «Тышлыкта - кызлар елмая» күргәзмәсе ачылышында катнашты.
«Бу - безнең милләтебезнең тарихы. Әлеге күргәзмә үрнәгендә хатын-кызның асылын күрсәтәбез. Күргәзмә белән танышып чыктым: журналда чыккан элекке тышлык һәм геройларның хәзерге фотосурәтләре тәкъдим ителгән. Вакыт узса да, шулкадәр нурлы йөзләр, ачык елмаю, чибәрлек югалмаган», - диде ул күргәзмә ачылышында.
Аның әйтүенчә, «Сөембикә» – әниләр, апалар яратып укыган журнал. «Журналда иң уңган-булган, чибәр кешеләр тәкъдим ителә, аларның тормыш-яшәеше турында бәян итәләр. Киләчәктә дә «Сөембикә» әйдәп баручы журналларның берсе булсын, милләтебезнең мөлаем йөзе булсын иде. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!» – диде Айдар Сәлимгәрәев.