Яшел Үзәннең Осиново авылындагы күп функцияле поликлиника сәламәтлек саклау илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә. Монда олылар һәм балалар бүлекләре барлыкка киләчәк. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Кабул итүне 8 терапия һәм 6 педиатрия кабинеты, шулай ук тар белгечләр кабинетлары алып барачак дип исәпләнгән.
Поликлиника 15 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Янәшәдә җәмәгать транспорты тукталышы каралган. Яңа поликлиниканы агымдагы ай ахырында ачарга планлаштыралар.