Әлмәт районында Сиренькино авыл җирлегендә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар тупланган урынны ачыклаган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Чүплекнең мәйданы 750 кв.м тәшкил итә, аның күләме 240 куб.
Инспекторлар Әлмәт районы башкарма комитетына чүплекне ике ай эчендә бетерүне таләп итеп кисәтү юллаган.