Казан дәүләт медицина университетының кабул итү кампаниясенә абитуриентлардан 13,5 мең гариза килгән. Алар арасында БДИ нәтиҗәләре буенча югары балл алган 115 кеше бар, ә дүртесе – мәктәп укучылары олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре.
КДМУның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, уртача алганда, бер бюджет урынына 18 абитуриент дәгъва итә. Түләүле белем бирү хезмәтләре килешүләре буенча – бер урынга 7 кеше. «Медицина биохимиясе» (бер урынга 51 гариза), «Стоматология» (бер урынга 40 гариза) юнәлешләре абитуриентлар арасында аеруча популяр, лидерлар өчлеген «Педиатрия» бүлеге тәмамлый (бер урынга 17,5 гариза).
Казан югары уку йортына Россиянең 38 төбәгеннән абитуриентлар, шулай ук 944 чит ил кешесе гариза биргән.